Арча районында узган чираттагы утырышта хокук бозулар турында сөйләштеләр
23 октябрьдә Арча муниципаль районының наркотикларга каршы комиссия һәм хокук тәртибен профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышлары булды.
Утырышларны комиссия рәисе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина алып барды.
.png)
Наркотикларга каршы
Утырышта “Мәк-2025“ профилактик операциясе йомгаклары турында“, “Халыкара наркотик чараларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан наркотикларга каршы үткәрелгән профилактик чаралар йомгаклары турында“, «Арча үзәк хастаханәсе наркологик кабинетының 2024 елда һәм 2025 елның узган чорында наркобәйле кешеләрне ачыклау, дәвалау һәм реабилитацияләү буенча эше турында» мәсьәләләр каралды һәм карарлар кабул ителде.
Хокук тәртибен бозуларга каршы
Утырышта “Хокук тәртибен профилактикалау чарасы буларак, җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарның ялын оештыру“, “Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучыларны эшкә урнаштыру буенча чаралар күрү турында“, “2024 елда һәм 2025 елның узган чорында юл-транспорт һәлакәтләре турында“гы мәсьәләләр каралды һәм карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев