erid:2VtzquqpS7d
Арча районында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау дәвам итә
Арча яңалыклары

Арча районында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау дәвам итә

Чираттагысы Яңа Кишет авылында узды.

График буенча 19 майда Арча районының Яңа Кишет авылында шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм тагылмаларын техник карау узды.

«Тикшерү барышында 30 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев