erid:2VtzquqpS7d
Арча районыннан 87 мәгариф хезмәткәре Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелде
Арча яңалыклары

Арча районыннан 87 мәгариф хезмәткәре Татарстанның Электрон Мактау тактасына кертелде

Арча районының мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы 87 алдынгы хезмәткәре Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелде.

Татарстанның Электрон Мактау тактасына Арча районыннан барлыгы 194 алдынгы хезмәткәр исеме кертелүе турында без инде язган идек. Алар 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куя. Алар арасында районның 87 алдынгы педагогик хезмәткәре дә бар.

“Аларның исемнәре хәзер бөтен республикада танылды”, – дип яза МАКС каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.

ТР Электрон Мактау Тактасына кергән укытучылар арасында Арчаның 7нче мәктәбенең директор урынбасары Рәмзия Галимова да бар.
ТР Электрон Мактау Тактасына кергән укытучылар арасында Арчаның 7нче мәктәбенең директор урынбасары Рәмзия Галимова да бар. 

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында үзегезнең яки якыннарыгызның исемен gordost.tatar.ru платформасында табарга мөмкин.


Нет комментариев