erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районының баш табибы Рифат Идрисовның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле Арча районы халкы!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2026 ел белән ихлас күңелдән котлыйм!

Узып баручы ел безнең өчен җаваплы да, катлаулы да булды. Медицина хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсендә халык сәламәтлеге сагында торды, авыруларга вакытында ярдәм күрсәтү, профилактика чараларын үткәрү, медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрү юнәлешендә зур эш башкардык. Бу – табибларның, шәфкать туташларының, барлык медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.

Арча районы халкының аңлап каравы, сабырлыгы һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышы безнең өчен зур терәк булды. Бергәләп эшләгәндә генә без сәламәт һәм имин яши алабыз.

Яңа елда һәр йортка тынычлык, һәр гаиләгә бәхет, иминлек һәм бәрәкәт телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге насыйп булсын. Яңа ел өметләр, шатлыклы мизгелләр һәм күңелле яңалыклар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев