erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районының «Көмеш волонтерлары» тарихи истәлекләрне саклый

Җиңү көне алдыннан актив «Көмеш волонтерлар» хәрби каберлекләрдә өмә үткәрде.

6 майда районыбыз ветераннары Арчадагы Бөек Ватан сугышы елларының хатирәләре булган каберлекләргә зиярат кылдылар. Бу көнне шулай ук район яшьләр эшләре бүлеге хезмәткәрләре дә биредә чистарту һәм буяу эшләре башкарды.

«Көмеш волонтерлар» дип аталучы ветераннарыбыз елга берничә тапкыр бирегә килеп әлеге изге эшне башкара. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина әйтүенчә, 1960 елдан, әле ул мәктәпктә укыган чорлардан, бу каберлекләргә килү аның өчен мөһим эшләрең берсе булып тора.

Ветераннар чәчәк салган беренче һәйкәл 1944 елда районыбыз территориясенә төшеп шартлаучы самолетта булучы биш очучы истәлегенә куелган. 

«Без, битараф булмаучылар берләшеп, бирегә ел да киләбез. Чөнки монда безнең тарих, монда безгә тынычлык алып килүче батырлар һәм безнең гомер өчен үз гомерләрен әрәм итүче каһарманнарыбыз, – дип башлады сүзен Рәмзия Хәмидуллина һәм тарихка тукталды, – 1944 елда безнең илгә ярдәм буларак Америкадан 12 самолет җибәрелгән. Бик салкын февраль ае булган. Кызганычка каршы, очыш барышында алар барысы да һәлакәткә очраган. Шул самолетларның берсе Арча районының Төбәк-Чокырча авылыннан ерак түгел җирлеккә төшеп шартлаган. Бары бер генә очучы исән кала. Әлеге каберлектә шунда һәлак булучы 5 батыр күмелгән»

Икенче һәйкәл – районыбызда сугыш елларында эшләүче эвакогоспитальдә һәлак булучылар истәлеге. Биредә 12 табиб һәм офицер җирләнгән. 

Өченче каберлек – Советлар Союзы Герое, райондашыбыз Валентин Ежковның әнисе Клеопатра Курочкинаныкы. Ветераннар сөйләвенчә, әлеге каберлек 2018 елда район хәрби комиссариаты тарафыннан яңартылган һәм бүген аны битараф булмаучылар карап тора.

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев