erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Сабан туе - 2024

Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды

Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде. 

Бәйрәмдә районыбыз башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы депутаты, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, хезмәтләре белән дан тоткан, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз, каләм ияләре, сәнгать әһелләре, журналистлар катнашты.

Үзәк стадионның капкасыннан ук мәдәният хезмәткәрләре аларны татар халык милли көйләре, гореф-гадәтләрен чагылдырган күренешләр белән каршы алдылар. Шәһәрдән әби-бабай янына кайтучы малайга авыл томышының матурлыгын, биредәге мохитнең никадәр үзенчәлекле икәнен күрсәтеп, егет-кызлар кунакларны үзәк мәйданга кадәр озата барды. 

Татар, рус, мари һәм керәшен халкының көнкүрешен тасвирлаган милли йортларда да кунакларга шат иделәр. Һәр милләтнең үзенчәлекле яшәешен, гореф-гадәтләрен карады алар.

Балалар мәйданчыгында кечкенәләр өчен уеннар булса, авыл капкасы артында кунакларны 100 килограммлы чәк-чәк һәм кайнар чәй көтте.

Сабан туе бәйрәменең ачылышы һәм тантаналы өлеше үзәк мәйданда көндезге сәгать 10да башланып китте. Зур мәйданны 600дән артык кеше биләп алып, Сабан туе күренешләрен, гаилә кыйммәтләрен, милли йолаларны тасвирлаучы күләмле чыгыш тәкъдим ителде.

Райондашларны, катнашучыларны һәм кунакларны районыбыз башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.  

«Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Бу бәйрәмдә халкыбызның гореф-гадәтләре, тырышлыгы чагыла. Районыбыз игенчеләренең катлаулы табигать шартларында хезмәт кую нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре югары нәтиҗәләр белән вакытында төгәлләнде, киләчәк уңышка ныклы нигез салынды. Алны-ялны белмичә эшләүче хезмәтчәннәребезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенгесе көндә илебез тынычлыгын тәэмин итүче махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезгә тизрәк туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез», – дип ачып җибәрде ул быелгы бәйрәмне.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та үзенең һәм республикабыз рәисе исеменнән бәйрәм котлавын җиткерде. 

Сабантуй әләмен “Игенче” агрофирмасы механизаторы Нияз Йосыфҗанов һәм 2023 елгы Сабан туеның абсолют батыры Альберт Ситдыйков күтәрде.

Табыннарыбызны сый-хөрмәтле итү өчен тырышып хезмәт итүче игенчеләр, терлекчеләр, дәүләт бүләкләренә ия булган райондашларыбыз мәйдан түренә чакырылып бүләкләнде.

 

Язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Абсолют кыр батыры – 2024“ исеменә лаек булучы “Кырлай“ агрофирмасы“ ширкәте механизаторы Айрат Сафинга,  “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте механизаторы Раил Фәйзрахмановка, “Игенче“ агрофирмасы“ ширкәте механизаторы Салават Хәйруллинга Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

 

Традиция буенча мәйданга бизәлгән атлар да ямь өстәде. Арбаларында милли киемнәрдән авыл кешеләре, балалар утырган иде. Һәркайсыннан гармун моңы һәм татар җырлы яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев