erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча шәһәренең көньяк микрорайонында мәктәп төзү күздә тотыла

31 гыйнварда Арча шәһәренең Көньяк микрорайонында яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты

Җыенда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

Арча шәһәре муниципаль берәмлегенә 6 торак пункт керә, аларда 5000 шәхси йорт, 227 күп фатирлы йорт, аларда 4156 фатир бар. 160 километр озынлыкта 221 урам исәпләнә. Халык саны 23 меңнән артык.
Җирлекнең социаль-икътисадый үсеше җыелган салымнар күләменә бәйле. Узган ел 73 млн сумнан артык салым кергән.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә төзекләндерү мәсьәләләре мөһим урын алып тора. Шәһәр елдан-ел матурлана, уңайлана бара. Узган ел җирле  әһәмияттәге юлларны тотуга бюджеттан 50 млн сум акча бирелгән. Шул исәптән 14 млн 642 мең сумы гражданнарның үзара салымы программасы буенча.

31 урамда 3 млн 284 мең сумлык чокырлар ямалган.
Юлларны кышкы карау чыгымнарның шактый өлешен алып тора. Быелгы кышта бигрәк тә.
Үзара салым исәбенә 12 урамда вак таш җәелгән, 6 километрдан артык юл төзәтелгән. Зиратлар төзекләндерелгән һ.б.
2024 елга шәһәр муниципаль берәмлегендә гражданнардан үзара  салым җыелмаячак, әлеге программа буенча планлаштырылган эшләрне дәвам иттереп булмаячак.

Торак пунктларда урамнарны яктырту игътибар үзәгендә. Җирлек территориясендә 3 меңнән артык яктырткыч бар. Аларны төзәтү, тотуга узган ел 14 млн сум акча бирелде, шуның 11 млн сумнан артыгы электр энергиясе өчен.
Урамнарда хуҗасыз хайваннар (этләр дип әйтик инде) йөрү халыкны да, җитәкчелекне дә борчый торган проблема. Хуҗасыз этләрне Казаннан махсус бригада кайтып тотып алып китә. Закон буенча аларны, нәсел арттыру сәләтен бетереп, тоткан урынга кире кайтарырга тиешләр. Димәк, бу юл белән генә проблеманы хәл итеп бетереп булмый. Ул этләр әллә кайдан килмәгән, урамга караучысыз чыгарып йөрткән өчен җаваплылык каралган, аны кулланырга гына кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер борчыган мәсьәлә – чүп-чарны контейнер мәйданчыкларына салу кагыйдәләрен үтәмәү. Анда бары тик торак бина эчендә барлыкка килгән чүп-чарны гына салырга ярый. Ботак-чатакны 80 сантиметрдан арттырмыйча, бәйләп өеп куярга.

Узган ел төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 143 беркетмә төзелгән.
2023 елда җирлек территориясендә 21 янгын чыккан. Электр приборлары белән  эш иткәндә аеруча сак булырга кирәк.
Төрле хезмәтләр вәкилләре чыгышларында тормыштагы гыйбрәтле хәлләр турында сөйләделәр, киңәшләр бирделәр. Һаман да мошенниклар тозагына эләгәләр, әле яңа гына шушы якта яшәүче бер әбине оныгың һәлакәткә очрады, аны бәладән коткару өчен акча кирәк, дип башын әйләндергәннәр. Ул аларга 100 мең сум акчасын биреп җибәргән.

Район башлыгы Илшат Нуриев район күләмендәге эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Район тулы канлы тормыш белән яши, зур күләмдә төзелешләр алып барыла, башка өлкәләрдә дә уңышлар бар. Килә-чәктә Көньяк микрорайонында мәктәп төзү күздә тотыла. Табиблык амбулаториясе бинасында даруханә ачу өчен урын бар, әмма әлегә моңа алынырга теләүче юк.

Районда 20 табиб җитми, 7 авыл медпунктында эшләргә кеше кирәк. Башка тармакларда да шундый ук проблема.
Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте, сайлауларда актив катнашырга чакырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев