Арча сәнгать мәктәбе укучылары Казанда узган “Алтын мирас” фестивалендә җиңүләр яулады
Казанда узган Бөтенроссия дәрәҗәсендәге иҗади бәйге яшь талантлар өчен мөһим мәйданчык булуын тагын бер кат раслады
22 мартта Казан шәһәрендә “Алтын мирас” IX Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, югары нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның чыгышлары жюри тарафыннан лаеклы бәяләнеп, берничә номинациядә призлы урыннар белән билгеләп үтелде. Бу хакта балалар сәнгать мәктәбе хәбәр итә.
“Алтын ай” фольклор ансамбле III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре – Л.Г.Ахунова һәм М.Р.Сәгыйтова.
“Халык вокалы” номинациясендә дә Арча укучылары уңышлы чыгыш ясады. Гүзәл Әхмәдиева I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Шулай ук Адилә Сәмигуллина, Самат Исламов һәм Назгөл Гарипова III дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев