Арча сәнгать мәктәбенең яшь вокалисткалары республика бәйгесендә җиңү яулады
Балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары Нәргиз Рамазанова һәм Зилә Мәрданова Казанда узган “Йолдызлы микрофон” республика бәйгесендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Казанда узган “Йолдызлы микрофон” республика вокаль башкару бәйгесендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары уңышлы чыгыш ясады. Милена Мөхәммәдьяроваы классы укучылары Нәргиз Рамазанова һәм Зилә Мәрданова жюри тарафыннан югары бәяләнеп, II дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.
Әлеге бәйгес яшь башкаручыларны ачыклау, вокаль сәнгатькә кызыксынуны арттыру һәм балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырыла. Республика күләмендә узган әлеге иҗади бәйгедә катнашу үзе үк укучылар өчен зур тәҗрибә һәм җаваплы сынау булып тора.
Җиңүчеләрне әлеге матур уңышлары белән котлап, аларга алга таба да иҗади үсеш, яңа биеклекләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев