Яңгыр вакыт-вакыт сибәләп алды, әмма комачауламады.
Арча стадионында Физкультурачылар көнен бәйрәм иттеләр. Тантанада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Спортчылар бәйрәмгә килүчеләрне тере коридор булып тезелешеп, кул болгап каршы алдылар. Алмаз Хисаметдинов районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күплеген ассызыклап үтте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.
Район спортчыларына, тренерларга рәхмәтен белдерде һәм уңышлар теләде. Алга таба эшлисе эшләр бар әле… Бәйрәмнең икенче өлешендә спорт уеннары, ярышлары башланып китте. Яшь гаиләләр ярышты. Ветераннар да ярышларда актив катнашты. Яшьләр волейбол уйнады һ.б.. Соңыннан җиңүчеләр бүләкләнде.
Нет комментариев