erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында итекле хоккей ярышлары

Кем җиңәр?

Көн салкын булу дә куркытмый спортчыларны. Табигать тә аларга уң белән борылды бүген. Салкын булса да, битләрне өтеп алырлык җиле юк, кыздырмаса дә, кояш та чыгып тора.

Итекле хоккей ярышы үткәрү бездә традициягә әйләнеп бара. Командалар саны дә арта. Быел алты команда - хакимият, спорт мәктабе, мәгариф идарәсе, көрәшчеләр, эчке эшләр бүлеге, "Металл" ширкәте командалары катнашты.

Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.

- Районда спорт белән шөгыльланүчеләр көннән көн арта. 200гә якын спорт мәйданчыгы гына бар. Уңышларыбыз дә күп. Юкка гына без спорт сөюче район исемен йөртмибез, - диде ул хоккейчыларга уңышлар теләп. - Районда тагын бер спорт комплексы төзүне планлаштырабыз. Киләчәктә уңышлар тагын дә артык, спорта тартылучылар саны дә үсәр, дип өметләнәм.

- Сез үзегез дә бүген уйныйсызмы әллә? - дип соравым аннан аякларындагы итекларенә ымлап 

- Уйныйм.

-Чыннанмы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-Әйе, - диде ул 

Илшат Габделфәртовичның шулай әйтәчәге билгеле иде инде. Җавапны үзеннән ишетәсе килде. Илшат Нуриев ел дә хакимият командасы составында уйный. Быел дә читтә калмадык.

Ярышларны "Металл" ширкәте һәм эчке эшләр бүлеге командалары башлап җибәрде. Очрашу 1:0 исәбе белән "Металл" командасы файдасына тәмамланды. Аннан эчке эшләр бүлеге командасына каршы хакимият хоккейчыларга чыкты.

Уеннарны туры эфирда безнең ВК битендә карый аласыз:

https://vk.com/wall225223602_65762

Кем җинде? Анысын соңрак хәбәр итәрбез 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре