Арча станциясендә яшәүче Рауза һәм Хаҗинур Садыйковларны зөбәрҗәт туйлары белән котладылар
...Ә колакта җыр сүзләре: “Бу мизгелне бернигә дә алыштырмам...”
Арча станциясендә яшәүче Рауза һәм Хаҗинур Садыйковларны Арча ЗАГСында зөбәрҗәт туйлары белән котладылар. Алар 55 ел бергә яшиләр
Котларга балалары, оныклары, туганнары, күршеләре килде.
Тантананы ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина матур теләкләр әйтеп, район җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның котлавын җиткерде. Шәһәр Советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова юбилярларны котлап, бүләк тапшырды.
– 1968 елны җәй аенда безне училищедан төзелешкә эшкә җибәрделәр, – дип сөйләде Рауза ханым. – Казанда армиядә хезмәт итүче солдатлар да төзелешкә эшкә килде. Җыештырырга, себерергә. Солдат Хаҗинур белән колонка янында су алганда очраштык. Син Арча кызымы әллә, дип сорады. Мин, каян беләсең, дидем. Күренеп тора ич Арча икәнең, ди бу. Мин үзем Арча районы Мөрәле авылыннан. Менә шулай без танышып киттек.
Акрын гына вальс көе яңгырады. Юбилярлар парлап биергә чыкты. Бар да тын калды. Җыр сүзләре күңелгә керде: “Бу мизгелне бернигә дә алыштырмам...”. Тантананы алып баручы Гөлназ Маркелова: “Зөбәрҗәт туй бик сирәк очрый торган туй, – дип сөйләде. – Чөнки бик сирәк парлар гына 55 ел бергә яшәү бәхетенә ирешәләр”.
Хаҗинур 1969 елның декабрендә армиядән кайта. “Аллага шөкер, 1970 елның 16 маенда өйләнештек, – дип сөйли Хаҗинур Садыйков. – Мин башта армиягә киткәнче авылда тракторда эшләдем, училище тәмамладым. Тумышым белән Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан. 1967 елда армиягә алындым. Аннан кайткач, Казанда милициядә 25 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Өйләнешеп яши башлаганда шатлык-сөенечләр белән авырлыклар да булды, фатир мәсьәләсе белән. Казанда абыйларда бер кечкенә генә бүлмәдә өч гаилә яшәдек. Нишлисең, яшәргә кирәк. Ике ел шулай яшәргә туры килде. Ниһаять, эштән бер бүлмә бирделәр. Ул бүлмә җәннәт булды инде ул. Менә шулай әкрен-әкрен генә өскә таба менеп киттек инде...”.
– Ике кашык белән яңа тормыш башлап җибәрдек, – дип сүзне дәвам итте Рауза ханым. – Кызыбыз Лилия туды. Кызга 7 яшь булганда, авыр җәрәхәтләр алып, аягым имгәнде. Алты ай больничныйда, өйдә булдым. Култык таягы белән йөрдем. Менә шул авыр вакытта кешенең нинди икәне күренә икән. Хаҗинур мине көнаралаш чанага утыртып, поликлиникага йөртте. Безгә тагын бәхет елмайды. Икенче балабыз – улыбыз Ленар туды. Ике бүлмәле фатир бирделәр. Төзелештә шомартучы-буяучы булып эшләдем, аннан – хәрби заводта. Әтием (Мәгъсум) вафат булгач, әни (Саймә) берүзе калды. Уйлаштык та, 2000 елны әни янына Арчага кайттык. Мәчеткә йөрдем. Мөхәммәдия мәдрәсәсен уңышлы гына тәмамладым. 2000 елдан Арча станциясе мәчетендә бүгенге көнгә кадәр балаларга, олыларга дини белем бирәм. 2015 елны әнине озаттык. 2014 елны миңа Аллаһы Тәгалә хаҗ сәфәре насыйп итте”.
– Балалар икесе дә үз тормышлары белән яшиләр. Дүрт онык, бер оныкчык. “Аллага шөкер, балаларыбыз борчу китермәделәр, – дип шөкер итә алар. – Тәртипле, акыллы булып үстеләр. Оныкларыбыз да тәртипле, итагатьле, шәфкатьле. Улыбыз Ленар төзелеш институтын тәмамлады, Биектауда яшиләр, Казанда эшли. Кызыбыз Лилия күз табибына укыды, гаиләсе белән Казанда яши. Менә шулай яши-яши 55 ел үтеп тә киткән. Бүгенге көнебезгә без бик шат”.
– Әнинең сабырлыгы, әтинең тынычлыгы, әнигә гел булышып торуы безгә дә үрнәк, – дип сөйләде балалары. – Сез бергә булганда безгә дә тыныч.
...Ә колакта җыр сүзләре: “Бу мизгелне бернигә дә алыштырмам...”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев