erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча тәрбиячеләре республика грант конкурсында җиңү яулаган

Аларның проектлары балаларга кечкенәдән туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Арча районы тәрбиячеләре Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру өчен республика грант конкурсында җиңүчеләр булды.

Зайнакова Гөлфинур Исрафил кызы — Арча шәһәре 10 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
Файзрахманова Гөлназ Вазил кызы — Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы.

Аларның проектлары балаларга кечкенәдән туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Чыганак: район мәгариф идарәсе

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев