erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Укучылар сараенда шахмат ярышлары бара

Ярышлар күңелле бара.

Быел мәктәп укучылары арасында шахмат ярышларының соңгы дүртенче этабы бара. Ярышта 100ләп бала катнаша. Күрше Мари Иленнән дә килгәннәр. Бәрәңге районыннан. Зур спорт залы тулы балалар белән шахмат ярышы баруы күңелле. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов та шунда. Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәпнең 8 Б сыйныфыннан хәтта 6 егет ярышка килгән! Айнур, Илнур, Султан, Ильяс, Сәгыйть, Ильяс. Мәктәптә секциягә йөриләр. Арчаның Кәче мәктәбеннән районда шашка-шахмат секцияләре алып баручы тренер Хәйдәр Зәйнуллин: "Ярышка өч команда алып килдем, - диде. -Кәче мәктзбеннән, Арчаның педагогика көллияте гимназиясеннән һәм Арчаның 3нче мәктәбеннән барысы 8 бала". Күрсәгез сез, Укучылар сараенда (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин) шахмат өчен грант акчасына урындык, өстәлләр, шахмат, сәгатьләр алып куйганнар. Бүлмәләрдән урындык, өстәл ташып йөрисе юк. Мари Иле командасы сездә шартлар әйбәт дип кызыга. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Ярышлар әле бара гына. Нәтиҗәләр соңрак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре