erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча укучылар сараеның иҗат-хисап концерты узды

Өстәмә белем бирү оешмасы 2023-2024 елгы уку елына нәтиҗә ясады

23 май көнне район мәдәният йортында Арча укучылар сараеның иҗат-хисап концерты узды. Бәйрәмгә килгән тамашачыларны, катнашучыларны ишек төбеннән үк курчак театры түгәрәге әзерләгән күренеш һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршы алды.

Иҗади чарада район башкама комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова да катнашты. 

– Районның бер чарасыннан да читтә калмаучы Арча укучылар сарае коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алар иң креатив, иң булган, уңган командаларның берсе. Шулай ук зур рәхмәтем биредә утыручы әти-әниләргә, әби-бабайларга. Вакытыгызны, мөмкинлегегезне тавып, балаларны түгәрәкләргә йөрткәнегез, төрле чаралардан читтә калмавыгыз өчен рәхмәт. Укучылар сараенда хезмәт куючы педагоглар белән сокланам. Алар бервакытта да картаймаслар, чөнки балаларга бөтен күңелләрен биреп эшлиләр, – дип сәламләде Эльвира Вафина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берсеннән-берсе матур, эчтәлекле чыгышлар бүләкләү һәм котлау сүзләре белән үрелеп барды. Укучылар сараена биш ел йөрүче балалар кулларына чыгарылыш документлары алса, алдынгы укучылар район мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев