erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча үзәгендә тантаналы парад һәм бәйрәм митингы узды

Шәһәребездә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасы булды

Мәктәп укучылары һәм бакча балалары катнашындагы вальс, әдәби-музыкаль мәйданчыклар, кыр кухнясы, мәктәп музейлары экспозицияләре парад башланганчы һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Хезмәт коллективлары, мәгариф оешмалары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торган Бөек Җиңү парады узганнан соң, бәйрәм чарасының төп өлеше тантаналы митинг башланды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлады. “Җиңү көне – Ватаныбыз өчен иң кадерле һәм иң бөек бәйрәм. Бу көн халык бердәмлеге, ата-бабаларыбызның намусы һәм даны тантанасына чиксез рәхмәт хисләре, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символына әйләнде”, - дип башлады ул чыгышын. Сугыш ветераннарына, бүгенге көндә хәрби операциядә булучы егетләребезгә ихлас рәхмәтен әйтте.

Бәйрәм чарасында Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимзянов да катнашты. Ул Арча районы халкына Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде. Үз исеменнән сугыш ветераннарына булган хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен әйтте. “Илебез күге бүгенгедәй аяз булсын”, - диде ул.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов та котлау сүзләренә кушылды. “Безнең халыкның иң якты бәйрәме белән котлыйм. Бөек Ватан сугышы иң авыр сынауларның берсе булган. Хөрмәтле ветераннар, сезнең батырлык һәм бүгенге аяз күк йөзе өчен сезгә мең рәхмәт”, - диде ул үз чыгышында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел армия сафларына алыначак егетләр исеменнән Марсель Фәттахов чыгыш ясады. Ул хәрби бурычны намус белән үтәргә ант итте һәм илгә җиңү алып килүче ветераннарга рәхмәтен җиткерде.

1418 көн һәм төн барган дәһшәтле сугыш елларында яу кырында ятып калган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. “Дан” мемориалы һәм Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлләр каршына чәчәкләр һәм веноклар салынды.

Украинада узучы махсус хәрби операциядә һәлак булган яшь батырларыбызны искә алу бәйрәм митингында иң дулкынландыргыч мизгелләр иде. 
Узган елның сентябрь аенда һәлак булган өлкән офицер, капитан, Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдиновның әтисе Габделәхәт Галәветдинов һәм әнисе Мәдинә Галәветдиновка улларының “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм дәүләт бүләгенә Таныклык тапшырылды.
Күптән түгел генә арабыздан китүче Яңа Кишет авылы егете Алмаз Сәлахиевның әнисе Гөлназ ханым белән тормыш иптәше Люөиягә һәм Иске Кишет авылы егете Фирдүс Гариповның әнисе Гөлфирә ханым белән тормыш иптәше Гөлчәчәккә якыннарының хәрби бурычларын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыклары, каһарманлыклары өчен “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.  
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев