erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча җәмәгать суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм җәза билгеләде

Утыз мең сум штраф салынды

Агымдагы елның февраль аенда район территориясендә исерек килеш руль артына утырып юлга чыгучылар саны уникегә җитте.

Арча җәмәгать суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм җәза билгеләде.

4 февральдә Арчаның Союз урамында Илнур Җәләев идарә иткән “ВАЗ 211340” машинасы, дәүләт номеры  М551МО/116), 7 февральдә Киров шәһәренә илтүче “Волга” М7 автоюлының 61нче километрында Данис Мөбәракҗанов идарә иткән “Лада 211440” автомобиле (дәүләт номеры  К195КН/116) тоткарланды. Икесенең дә алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырулары ачыкланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

9 февральдә Арчаның Вахитов урамында “Шкода Октавиа” автомобиле ( дәүләт номеры К376ХУ/116, йөртүчесе Мөдәрис Ибраһимов), 11 февральдә шәһәрнең М.Горький урамында “ВАЗ-2114” машинасы (дәүләт номеры О348ЕС/716, йөртүчесе Адель Назаров), 20 февральдә Арчаның Ватан урамында “ВАЗ-210930” машинасы (дәүләт номеры С775ЕС/716, йөртүчесе Алексей Радченко) ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына эләгә. 27 февральдә үткән җәмәгать суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм беренче ике очракта РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе беренче бүлеге, калганнарында 12.8 матдәсе беренче бүлеге буенча административ җәзага тартты. Аларның бишесенә дә 30 мең сум штраф салынды, моннан тыш һәрберсе бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

5 мартта булган җәмәгать суды карары буенча тагын өч кешегә Кодексның 12.8 маддәсе беренче бүлеге нигезендә шундый ук җәза бирелде. Биредә сүз 14 февральдә Арчаның Ватан урамында тотылган Хәлил Әүһәдиев (“Лада Приора” автомобиле, дәүләт номеры Н664УВ/116), шушы ук көнне шәһәрнең Южная урамында тоткарланган Фәнил Шәйхиев (“ВАЗ-21144, дәүләт номеры С809АО/716), 29 февральдә Хәсәншәех авылының Татарстан урамында “эләккән” Ринат Сабитов (“Лада Гранта”, дәүләт номеры У 556РУ/116) турында бара.

17 февральдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сакчылары Җиңүнең 40 еллыгы урамында Илназ Батанов идарә иткән “Лада Гранта” машинасын (дәүләт номеры М767КО/716), 24  февральдә М. Горький урамында Динар Сәлахов йөрткән “Лада Веста” автомобилен (дәүләт номеры У112ОА/116), 26 февральдә Киров шәһәренә илтүче “Волга” М7 автоюлының 66нчы километрында Гөлнара Шәйхетдинова идарә иткән “Ниссан Альмера”ны (дәүләт номеры С468РТ/716), 29 февральдә Себер тракты урамында Искәндәр Мөбәрәкшин йөрткән “Лада Приора”ны (дәүләт номеры Н759ХМ/716) тоткарлыйлар. Йөртүчеләре руль артына эчкән хәлдә утырган була. 19 мартта узган җәмәгать суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм беренче очракта административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсе беренче бүлеге, калганнарында 12.8 маддәсе беренче бүлеге нигезендә җәза бирә (30 мең сум штраф сала, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре