erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада 2026 елның беренче баласын каршыладык

Котлыйбыз, Айгөл, Илнур.

Арчада бүген яңа елның беренче баласын каршы алдылар.

Сабый 2026 елда беренче бала нәкъ беренче көнендә, беренче гыйнварда көндезге ике туларга унбиш минутта дөньяга аваз салды.

Малай, 3 килограмм 560 грамм. Ибраһим дип исем кушканнар. Гаиләдә дүртенче бала. Җиде яшьлек Ислам, дүрт яшьлек Динә һәм ике яшьлек Әминә дә энеләрен каршыларга килгән иде.

Арча үзәк хастаханәсенең бала табу бүлеге ишеген атлап керүгә таныш йөзләрне күрдем. Арчада яшәүче Гамбәрия апа Гафарова елмаеп каршы алды.

- Бу балалар - минем оныкчыкларым, кызым Миләүшәнең кызы Айгөлнең балалары, - диде ул.

Кулына зур чәчәк бәйләме тоткан Илнур да шунда. Дулкынлануы йөзенә чыккан. Әнисе Раушания ханым. Озакламый Айгөлнең әнисе Миләүшә дә килеп җитте.

Илнур Хөсәенов Арча станциясе егете. Үз бизнесы бар. Айгөл дә шунда эшли икән. 

- Ике кыз янына ике малай да булсын, дидек, - диде Илнур елмаеп, нигә дүртенче бала алып кайтырга теләгәннәре белән кызыксынгач.

Шул арада нәни Ибраһимны күтәреп алып чыгып, әтисе кулына тапшырдылар. Ә Айгөл тизрәк балалары янына ашыкты, түземсезлек белән сагынып көтеп торган сабыйларын кочагына алды.

Елның беренче парын каршы алырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм үзәк хастаханәнең баш табибы Рифат Идрисов килгән иде. Район башлыгы Хөсәеновларны олы шатлыклары белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

- Бишенчесен дә алып кайтыгыз. Яңа елның беренче көнендә тумаса да, котларга киләм, - диде Алмаз Хисаметдинов шаяртып.

- Тагын, тагын, тагын килегез, - диде Рифат Идрисов та аңа кушылып.

Район башлыгы Айгөлгә чәчәк бәйләме, кызларга йомшак уенчыклар, Исламга уенчык машина һәм нәни Ибраһимны машинага утыртып йөрү өчен автолюлька бүләк итте. Баш табибның да  Айгөлгә бүләге бар иде. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре