Арчада 9 машина катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте булды
Буран, күрүчәнлек бик начар, юлда сак була күрегез. Бик кирәк булмаган очракта юлга чыкмавыгыз хәерлерәк.
Бүген иртәнге 9 сәгать 15 минутта Арчага керү юлында, Кәче турысындарак, 9 автомашина катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте булды.
Сәбәбе - метеорологик шартларны, күрүчәнлекнең начар булуын исәпкә алмау, алдагы транспорт чарасы белән ике арада куркынычсыз ара сайламау.
Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев