erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада «Алгарыш» яшьләр үзәге ачылды

Күңелле вакыйгалар.

Бүген Арчада "Алгарыш" яшьләр үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, РТ Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ РТ) директоры урынбасары Айдар Идрисов катнашты.

Ике катлы бина бик матур итеп эшләнгән. Кунаклар мондагы шартларны карап чыктылар. Ә арчаларның күрсәтерлек һөнәрләре бар. "Нур"телестудиясенең булачак журналистлары хәтта Казан кунакларыннан интервью да алдылар. Министр Азат Кадыйров һәм Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов бик рәхәтләнеп интервью бирделәр. Министр Азат Кадыйров яшьләрне төрле проектларда катнашырга чакырды. Тимур Сөләйманов яшьләрне ничек тә телефоннан аерып, кызыклы проектларга тартуны алга сөрде. Кызыклы проектларны яшьләр үзләре тәкьдим итә ала.Һәм бергә сәяхәткә чыгу тәкьдимен дә әйтте. Осталык.классы, бию, шахмат һ.б. бүлмәләрдә булдылар. Яшьләргә вакытны файдалы үткәрү өчен биредә мөмкинлекләр күп. Хәтта тамак ялгау өчен кафесы да бар. Яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагиновага символик ачкычны төзелеш буенча ГИСУ директоры урынбасары Айдар Идрисов тапшырды. .

Яңа ел белән! "Алгарыш" яшьләр үзәге яшьләрнең яратып йөри торган үзәге булсын! Адресы: Банк урамы, 26а.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре