Арчада «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасында 20 гаилә көч сынашты
Физкультурачы көненә багышланган бәйрәмнең икенче өлешендә Арчада төрле спорт ярышлары узды. Шуларның берсе — «Әни — Әти — Мин» гаиләләр эстафетасы.Ярышта 20 гаилә катнашты: 12 гаилә малайлар белән, 8 гаилә кызлар белән чыгыш ясады. Катнашучылар җитезлек һәм бердәмлекләрен күрсәтте.
Кызлар белән гаиләләр арасында:
1 урында Әхмәтҗановлар гаиләсе (1нче Арча мәктәбе)
2 урында Исламовлар гаиләсе (лицей)
3 урында Сафиннар гаиләсе (Яңа Чүриле)

Малайлар белән гаиләләр арасында:
1 урында Залялиевлар гаиләсе (Урман хуҗалыгы)
2 урында Ахуновлар гаиләсе (Яңа Аты)
3 урында Нургаяновлар гаиләсе (9нчы балалар бакчасы) Эстафетаның иң яшь катнашучылары — 8нче балалар бакчасыннан Агзамова Айгиза һәм 5нче балалар бакчасыннан Садыков Аяз.

Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм спорт товарлары сатып алуга сертификатлар белән бүләкләнде.Барлык катнашучыларга да активлыклары һәм спорт бәйрәменә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев