erid:2VtzquqpS7d
Арчада аны онытмыйлар
Арча яңалыклары

Арчада аны онытмыйлар

Нәтиҗәләре соңрак.

Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә ачык шахмат турниры бара.

Авиаһәлакәттә һәлак булды ул. Шахматчы. Ике тапкыр Татарстан чемпионы. Спорт остасы.

Бу хәбәр районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлиловны дә тетрәндерде. Ул ел дә шахматчы кыз истәлегенә аның туган көне 4 гыйнварда шахмат турниры оештыра.

- Гөлнаранын әтисе Шура авылыннан. Арча ягы белән төп бәйләнеш шул, - диде кызның әнисе. - Әмма аны Арча белән шахмат берләштерде. Марсель Хәлилов Гөлнараны шахмат ярышларына чакыра иде. Иртүк электричка белән кайтып китә иде ул. Хатта Марсель Хәлилов Арча командасы өчен уйнар, дип узенә пропискага дә кертасе иде. Тик... өлгерә алмады.

Шахмат турниры елдан ел күбрәк шахмат сөючеләрне үзенә җыя. Быел Арча, Балтач, Биектау, Кукмара районнарыннан һәм Казаннан 52 шахматчы килгән. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр, укучылары дә бар. Казаннан шахмат осталары дә кайткан.

Турнирдан туры эфирны безнең ВКонтакте битендә карый аласыз 

Уеннар кичкә кадәр барачак. Нәтиҗәләре белән соңрак таныштырабыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев