Ярамыйга карамыйлар
Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, диләр. Балыкчы халкы үләсен-бетәсен уйламый. Әлеге фотоны 2 апрельдә Арча балык хуҗалыгының төп буасында төшердек. “Кисәтеп карадык инде, хәзер штраф салмыйча булмас“, – ди Арча районындагы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев.
Хөрмәтле балыкчылар! Боз киткәнче түзегез инде, гомерегез кызганыч түгелмени сезгә?
Нет комментариев