erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада бер кеше урланган машина белән юл кырыена төшеп кадала

Оператив материаллар буенча тикшерү эше бара.

2 декабрь көнне иртәнге 6 тулып 15 минутта Арча районы Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә “ГЛОНАСС+112” операторы аша хәбәр килеп ирешә. Ул үз йорты гаражында калдырылган Kia Carnival автомобилен урлап алып чыгып китүләре турында җиткерә. Машинада документлар, ачкычлар, шулай ук хәбәр итүченең паспорты һәм машина йөртү хокукы биргән таныклыгы да була.

Оператив-эзләү чаралары вакытында, тугызынчы яртыда, М-7 «Волга» федераль трассасының 68нче чакрымында ДПС экипажы югалган автомобильне ачыклый. Машина Арчадагы Большая урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән һәм полиция таләбенә буйсынмыйча, туктарга омтылмаган.

Аны куып барган вакытта Лада Гранта автомобиле йөртүчесе махсус төсләрдәге схемалары һәм эшләп торган маяклары булган патруль машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә, ул полициянең LADA XRAY хезмәт машинасы белән бәрелешә. Бәрелештән соң ДПС экипажы югалган Kia Carnival автомобилен куа китә һәм сәгать тугызлар тирәсендә машинаның юл кырыена төшеп китүе ачыклана. Йөртүчесе качып китмәкче була, тик өлгерә алмый, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Оператив материаллар буенча тикшерү эше бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре