Игелекле бала булсын
Арча район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә бүген иртәнге унынчы яртыда шалтыраттым. Телефонны акушер Резеда Садыйкова алды. Бу елда бала тумадымы әле, дип сорадым.
- Туды, туды, менә әлерәк кенә 9 тулып 5 минутта. Малай. 3 кило 300 грамм. Буе 55 сантиметр. Анасы Эльзира Габдрахманова, - диде ул чын күңелдән, аның өчен сөенүен яшермичә.
Аннан телефонны Эльзираның үзенә бирде.
- Мине әле палатага чыгармадылар. Баланы да бирмәделәр әле, - диде ул.
- Бик авыр булдымы?
- Куркытты. Әле дә кулларыма кадәр калтырый.
Мин аның сөенечле елмаюын телефон аша да күрдем. Ана булу зур бәхет бит ул.
- Безнең бу икенче балабыз. Олысы Риязга биш яшь. Ирем кыз көткән иде дә, менә тагын малай туды. Исән-сау гына булсыннар.
- Нинди исем куярга булдыгыз?
- Арсен.
Эльзира 1993нче елгы. Казанбашта яшиләр. Ире Руслан белән балаларын тигезлектә үстерергә язсын.
Нет комментариев