erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар

Җиңү Паркында “Хәтер шәме” акциясе узды

Бүген Арча халкы бөтен ил белән бергә “Хәтер шәме” акциясенә кушылды. Илебез тарихына битараф булмаганнар 21 июнь кичендә Җиңү Паркына Бөек Ватансугышында башларын салган каһарманнарыбызны искә алырга җыелды. Нәкъ 84 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә бөтен ил халкының тормышын “элек” һәм хәзер”гә бүлгән Бөек Ватан сугышы башлан. 
Бер минут тынлык белән сугыштан кире әйләнеп кайта алмаганнарны искә алып, шәмнәрдән “Хәтерлибез” сүзе тезелде. 
Чарада Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе Юрий Козлов, хәрби хезмәт ветераны Булат Нуриәхмәтов катнашты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев