Арчада Донбасста һәлак булган балаларны искә алу көне уңаеннан хәтер акциясе узды
Арча шәһәрендә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган хәтер акциясе үткәрелде.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин гаепсез һәлак булган балалар истәлеген изге итеп сакларга чакырды. Ул әлеге фаҗигале вакыйгаларны онытмаска, бу истәлекне киләчәк буыннарга җиткерергә һәм тыныч киләчәк хакына мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Акция кысаларында җирле яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары шәһәр халкы һәм кунаклар өчен тематик остаханәләр оештырды. Катнашучылар ак кәгазьдән фәрештәләр ясады, оригами ысулы белән символик торналар бөкләде, шулай ук тынычлык темасына рәсемнәр төшереп ташлар бизәде.
Акциянең иң дулкынландыргыч мизгеле аның йомгаклау өлеше булды. Җыелучылар Донбассның һәлак булган нәни фәрештәләре истәлеген бер минут тынлык белән искә алды. Аннан соң алар су өстенә кабызылган шәмнәр куелган кечкенә көймәләр җибәрде. Су өстендә йөзгән утлар һәлак булган балалар истәлегенә багышланган якты хәтер символына әверелде.
Чыганак: Алдынгылар хәрәкәтенең МАКС каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев