erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Яңа ел рухы туа

Яңа ел ишек каккан көннәрдә Арча муниципаль районында күңелләргә яктылык өстәүче күркәм бәйгеләр башланып китә.

Территорияләрне бәйрәмчә бизәүгә багышланган бу бәйгеләр шәһәр һәм авыл урамнарын чын мәгънәсендә кышкы әкият дөньясына әйләндерүне максат итеп куя.

Социаль челтәрләр аша хәбәр иткән идек инде, быел чыршы бәйрәмнәре Арча үзәк стадионында түгел, ә Арчаның үзәк мәйданында үткәреләчәк. Жилкомбытсервис ширкәте 17 метрлы бик матур чыршы алып кайтып урнаштырды. Энергосервис ширкәте төрле утлар белән бизәде. Үзәк мәйдан аша үткәндә карап, күзәтеп йөрдек. Быел бөтен кышкы чаралар шуның янында үтәчәк. 27 декабрь көнне чыршыны ачу, 13 гыйнварда искечә яңа елны каршылау тантанасы оештырыла. 27 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр  үзәк мәйдан машиналар өчен ике яктан ябык булачак.

Арча шәһәре — “Яңа ел феериясе”

Арча шәһәрендә “Яңа ел феериясе” исемле бәйге уздырыла. Анда оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр, шулай ук шәхси йорт хуҗалары да теләп катнаша ала. Якты утлар, нәфис бизәкләр, кар сыннары – боларның барысы да шәһәргә бәйрәм сулышы өрәчәк.

Бәйге шәһәрне иң матур итеп бизәү, оешмаларга караган территорияләрне Яңа ел рухында күркәмләү, иң матур шәхси йортны ачыклау, шулай ук Яңа ел чараларын иң яхшы әзерләү һәм үткәрү номинацияләре буенча үтәчәк.

Катнашучыларның хезмәтен комиссия шәһәр урамнары буйлап йөреп, игътибар белән бәяләячәк. Иң тырыш, иң иҗади катнашучыларның исемнәре 2026 елның 13 гыйнварында “Искечә Яңа елны каршы алу” бәйрәме вакытында игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Авыл җирлекләре — “Кышкы әкият”

Арча районының авыл җирлекләрендә исә “Кышкы әкият” бәйгесе үтә. Бу бәйге һәр авылны, һәр урамны, һәр ишегалдын Яңа ел нурына күмү өчен оештырыла.

Иң матур бизәлгән территорияләр, күңелне җылыта торган чыршы шәһәрчекләре, балаларны сөендерүче кар һәм боз сыннары, җанлы һәм эчтәлекле Яңа ел чаралары – барысы да бәйге кысаларында бәяләнәчәк. Шулай ук үз йорты тирә-юнен мәхәббәт белән бизәгән хуҗалар да игътибарсыз калмаячак.

Территорияләрне бизәү 25 декабрьгә кадәр, ә бәйрәм чараларын оештыру 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2026 елның 13 гыйнварында, Арча шәһәрендә Иске Яңа ел бәйрәме барышында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне шулай ук дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Оештыручылар фикеренчә, Яңа ел могҗизасы – утлар гына түгел, ул кешеләрнең күңел җылысыннан туа. Арча районы халкының тырышлыгы, бердәмлеге һәм иҗади рухы бәйрәмнәрне тагын да яктырак, күңеллерәк һәм истә калырлык итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев