erid:2VtzquqpS7d
Арчада яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар
Арча яңалыклары

Арчада яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

Тантана республика көне алдынна район гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлегендә узды

Татарстан Республикасы көне алдыннан район гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлегендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлек җитәкчесе полиция майоры Ольга Лошакова тантаналы шартларда паспортлар тапшырып, балаларны тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котлады һәм Россия гражданины исемен горур йөртүләрен, гражданлык бурычларын намус белән үтәүләрен теләде.

Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина балаларны тормышларындагы шундый мөһим вакыйга белән котлап, батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак һәм ватанпәрвәрлек турында сөйләде.


Нет комментариев