Арчада яшәүче бер ир кешенең балигъ булмаган баласы өчен түләмәгән алименты 750 мең сумнан артып киткән
Вакытында түләмәсәң җыела шул ул. Үз балаң өчен алиментны түләргә кирәк.
Арчада яшәүче бер ир кешенең балигъ булмаган баласы өчен түләмәгән алименты 750 мең сумнан артып киткән.
Ә бит ул балигъ булмаган баласы өчен аннан тиешле алиментны эзләп алу турындагы суд карарының закон көченә кергәнен, алимент түләмәгән өчен административ җәза биреләчәген белде. Әмма үзенең тәртибен үзгәртми. Алимент түләргә тиешлекне белә торып та, матди таләпләрне үтәүдән котылырга теләп, узган 2025 елда да берничә ай буе алимент түләми, түләргә тиешле алимент күләме 81 мең сумга җыела. Шулай итеп, 2022елдан бирле әлеге ирнең түләячәк алименты 750 мең сумнан артып киткән. Аның даими эш урыны юк, бүгенге көндә алиментын түләү өчен эш эзли.
Суд РФ Җинаятьләр Кодексының 157 маддәсе 1нче бүлеге нигезендә әлеге ир кешегә 6 айга төзәтү эше билгеләнде. Ай саен хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылып калыначак.
Энҗе Гатауллина,
Арча район суды баш белгече,1 класслы юрист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев