erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада яшәүче Гөлирам апага 100 яшь тулды

Бүген Арчада яшәүче Хәялова Гөлирам Шакир кызын 100 яшьлек юбилее белән котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Гөлирам Хәялова Апас райнында дөньяга килгән. Яшь чагында төрле хезмәт башкарырга туры килгән үзенә, ирләр белән беррәттән урман да кискән. 

Иренең эше буенча Арча районына күченгәч, алар гомер ахырына кадәр биредә төпләнеп калган. Бер ир бала үстергәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә әбекәйнең ире дә, улы да бу дөньяда юк инде. Әбекәйне туганнары, район социаль яклау хезмәткәре белән бергәләп багалар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлирам апаны Арчада күпләр беләдер, ул озак еллар райпо кибетендә сатучы булып эшләгән. Элегрәк шигырьләр дә яза иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев