Арчада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр
Арчада Яшьләр көне уңаеннан стадионда зур бәйрәм узды. Районның актив яшьләре, волонтерлары һәм яшьләр белән эшләүче белгечләр бүләкләнде, ә бәйрәм концерт һәм дискотека белән дәвам итте.
Бүген Арча стадионында Яшьләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Кичәдә район яшьләре, активистлар, волонтерлар һәм кунаклар бергәләп бәйрәм итте.
Әле бәйрәм башланганчы ук мәйданда өчен “Дискотека макияжы”, бисердан беләзек ясау, макраме алымында брелок үрү буенча остаханәләр эшләде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин ачып җибәрде.
“Без сезнең белән горурланабыз, сезнең уңышларга сөенәбез, – диде ул район яшьләренә мөрәҗәгать итеп. – Бүген Сезнең өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: белем өлкәсендә дә, спорт, иҗат, әдәбият, мәдәният өлкәсендә дә. Үзегезнең күңелегезгә якын булган өлкәне сайлап, алга барыгыз. Безнең районда Татарстан, Россия чемпионнары бар. Сезгә тагын да зур уңышлар телим. Күгебез һәрчак аяз булсын. Бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын”.
Район яшьләрен шулай ук бәйрәм белән Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының гражданлык патриотизмы бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Кирилл Гроц, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова котлады.
Алар районыбыз данын еракларга тараткан, волонтерлык эшчәнлегенә һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга зур өлеш керткән актив яшьләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында грант проектларын уңышлы гамәлгә ашырган яшьләр, волонтерлар һәм яшьләр белән эшләүче хезмәткәрләр дә бар иде.
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Хидиятуллин яшьләр белән актив эшләүче оешма коллективларын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләде.
Бүләкләүләр тәмамланганнан соң сәхнәдә яшҗләр өчен Миләш, Айнур Ахунов, Илзирә Сираҗиева, Эльвина, Илгиз Хадиев, Әмир Нигъмәтҗанов һәм Айрат Сафин чыгыш ясады. Кичә яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.
Яшьләр көне Арчада күтәренке рухта узды. ул, җылы очрашуларга, иҗади чыгышларга һәм күңелле мизгелләргә бай бәйрәм булып истә калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев