Күңелле булды
21 мартта Арча район Мәдәният йорты каршы гөрләп торды. Биредә Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме узды. Ул көнне олысы һәм кечесе рәхәтләнеп күңел ачты. Җыр, шаяру, көлү авазлары еракка кадәр яңгырап торды. Йоласына туры китереп карга боткасыннан да авыз иттеләр, кайнар чәй белән сыйландылар, уеннар да булды.
Фотолар Арча мәдәният йорты сайтыннан
Нет комментариев