Арчада җиде кешегә беркетмә төзелде
Киләчәктә дә дәвам итәчәк
Бүген, 26 гыйнварда Арчада «Тоннель» профилактик чарасы булды.
Анда аькогольле эчемлек яки наркотик матдәләр кулланып юлга чыкканнар игьтибар үзәгендә булды. Шул сәбәпле машина йөртү хокукы биргән таныклыкларын алдырып та, яңадан эчкән килеш юлга чыкканнарны да барладылар.
Башка төр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар да читтә калмады.
Профилактик чара барышында 7 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Анда аькогольле эчемлек яки наркотик матдәләр кулланып юлга чыкканнар очрамады.
- «Тоннель» профилактик чарасы киләчәктә дә даими рәвештә үткәреләчәк, – диде Арча эчке эшләр
бүлегенең ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев