erid:2VtzquqpS7d
Арчада ике кеше исерек хәлдә руль артына утырган
Арча яңалыклары

Арчада ике кеше исерек хәлдә руль артына утырган

Сак булыгыз

Бәйрәм алды, бәйрәм, каникул көннәрендә кемгә ял, кемгә эш. Бу көннәрдә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлда. Кар яуса дә, буран чыкса дә, алар юл хәрәкәте сагында.

- Бу көннәрдә ике кеше исерек хәлдә руль артыңда утырып юлга чыккан хәлдә тотылды, - диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов. - Озак яллар вакытында рейдлар үткәреләчәк. Сак булыгыз юлларда . Исән-имин йөрегез.

 

Фотода: ЮХИДИ хезмәткәрләре бүген дә юлда иде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев