Арчада ике урында яшен сугып янгын чыккан
Кешеләргә зыян килгәнме?
Бу төнне бөтен кеше курыккандыр. Ничек күк күкрәп, яшен яшьнәде. Әйтерсең, өй түбәсе өстендә генә. Аллага шөкер, без төнне чыктык. Әмма ике урында янгын булды. Яшен сугып. Берсе Иске Чүриледә. Мунчаны яшен суккан. Икенчесе Түбән Мәтәскәдә. Түбән Мәтәскә белән Югары Мәтәскә арасында ат конюшнясы бар. Яшен шуңа туры килгән. Түбәсенә зыян салган. Бер айгыр үлгән. Кешеләргә зыян килмәгән.
- Яшен шул айгыр торган урынга бәргән. Айгырны дә яшен суккан булырга тиеш, - диде янгын-коткару часте начальнигы Искәндәр Юзаев.
Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитү сәбәпле, янгын киң колач ала алмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев