erid:2VtzquqpS7d
Арчада иминлек чаралары турында сөйләштеләр
Арча яңалыклары

Арчада иминлек чаралары турында сөйләштеләр

2 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов районның террорга каршы комиссиясе әгъзалары белән кайбер предприятиеләрдә иминлек чаралары торышы белән кызыксындылар.

Ренат Гатиятов Арча районындагы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән балык хуҗалыгының төп буасында булдылар. Хәзерге вакытта арыкны ачып суын әкренләп киметеп торалар, буада суның артуы әлегә сизелми.


Нет комментариев