Арчада юл һәлакәте булды, бер кеше тән җәрәхәтләре алды
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны тизлек режимын сакларга, юл шартларын исәпкә алырга һәм каршы хәрәкәт полосасына чыгудан тыелырга чакырабыз. Юлда иминлек һәркемнең җаваплылыгыннан тора.
18 июньдә кичке җиделәр тирәсендә М7 «Волга» автомобиль юлының Киров шәһәренә керү юнәлешендәге 70 км + 700 метр участогында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
2003 елгы йөртүче идарә иткән ВАЗ-21102 автомобиле Балтач бистәсе ягыннан Арча шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, РФ ЮХИДИ кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 пунктлары таләпләрен бозып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламаган һәм транспорт чарасын юлда урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәгән.
Нәтиҗәдә, автомобиль каршы хәрәкәт полосасына чыгып китә һәм каршы яктан килгән Hyundai Solaris автомобиле белән бәрелешә. Аның руле артында 1991 елгы йөртүче булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Hyundai Solaris автомобиле йөртүчесе җәрәхәтләр ала һәм Арча үзәк район хастаханәсенә китерелеп, хастаханәгә салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев