Арчада көрәш буенча республикакүләм ярышлар үтте
Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә
Арча спорт комплексында районның шәрәфле гражданы, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә республикакүләм көрәш ярышлары үткәрелде.
Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде.
– Фатыйх Сибагатуллин Арча районын яратты, аны яхшы яктан гына искә алды, якташларының матур яшәвен теләде. Бу ярышларны без киләчәктә традициягә кертербез, тагын да киңрәк масштабларда уздырырбыз, дип ышандырып калам, – диде ул. – Ә көрәшкә килгәндә, Арча районы бу яктан элек-электән данлыклы. Бүген дә аның көрәшчеләрне зур уңышлар яулый, Рәсәй күләменә кадәр күтәрелде. Киләчәктә дә көрәшчеләребез сынатмас, тагын да зуррак үрләр яулар, дип өметләнәм. Ярдәм итеп, кулга-кул тотынып эшләрбез.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның Көрәш федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин да Арча көрәшчеләренең уңышын билгеләп үтте, аларга киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр, ә бу ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.
Быел ярышларга Татарстанның 11 районыннан, шулай ук Мари Иленнән, Казаннан барлыгы 170кә якын кеше катнашты. Барысы да 2008 елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр.
– Фатыйх Сәүбәнович арабызда булмаса да, Татарстан Хөкүмәте, шәхсән Рәисе Рөстәм Миңнеханов, дуслары безне онытмый, – диде Фатыйх Сибагатуллинның хатыны Рәдифә ханым. – Ул үзе көрәшче буларак зур уңышларга иреште. Туган ягында татар көрәшен күтәрергә. Хыялы тормышка ашты – Арчада аның истәлегенә республикакүләм ярышлар уза, анда иң көчле көрәшчеләр катнаша. Бу бәйгене оештыручыларга, Арча районы җитәкчелегенә, “татарча көрәш” федерациясенә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Көрәш ярышларын ачу тантанасында татарча көрәшне үстерүгә керткән өлешләре өчен Арча спорт мәктәбенең яшүсмерләр спорт тренеры Фәнис Зарипов, зурлар көрәш тренеры Илшат Идиятов, көрәш тренеры Рамил Хәкимҗанов, Арча спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Абдуллина һәм спорт мәктәбенең инструктор методисты Фагыйлә Борһанова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Хәзер инде көрәшнең үзенә кайтыйк һәм яшүсмерләр спорт тренеры Фәнис Зариповны тыңлап үтик.
– Бу ярышлар көрәшчеләргә бер-берсен аңлап, танып белү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк. 11 район һәм чит төбәкләрдән барлыгы 162 яшь көрәшче катнаша. Чит төбәкләрдән дә көрәшчеләр бар. Аннан шунысы әйбәт, һәр район иң көчле көрәшчеләрен генә алып килә. Үсеш өчен, тәҗрибә өчен яхшы бу. Арчада безнең 70тән артык көрәшче бар. Бүген биредә 2008 елга һәм яшьрәк балалар көрәшә. Араларында без зур өмет баглаганнары да бар. Татарстан, Россия чемпионнары Ильяс Искәндәров, Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов, Наласадан Әнгам Мөхетдинов һәм башкалар. Бу ярышларда да сынатмаслар, дип өметләнәбез. Һәр көрәшчегә уңышлар телибез.
Көрәш беренче минутыннан ук кызу башланып китте. Ул ике урында барды. Беренчесендә беренче булып чыккан көрәшчеләр эшне бик тиз тотты. Икенчесендә Мари Иленең Янаул авылыннан килгән җиде яшьлек Сәмир Сабирҗанов белән Наласадан Ризван Шаһиев бил алышты. Аларны карап тору үзе үк мавыктыргыч булды.
Ярышта иң көчлеләр җиңү яулады. Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә узган турнирда Арча командасы беренче урынны яулады. Җиңүчеләргә бүләкләрне район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Фатыйх Сәүбәновичның улы Рәшит тапшырды.
Көрәш ярышларының җиңүчеләре:
25 кг:
1 урын – Радмир Гозәеров (Нурлат)
2 урын – Данир Минзин (Арчаның алтынчы мәктәбе)
3 урын – Альмир Җиһаншин (Яшел Үзән)
3 урын – Рияз Хәмитов (Саба)
30 кг:
1 урын – Раяз Шакиров (Наласа)
2 урын – Илназ Гатиятов (Саба)
3 урын – Ильяс Гыйниятов (Иске Чүриле)
3 урын – Фидан Шиһапов (Арчаның бишенче гимназиясе )
36 кг:
1 урын – Сәмир Ахунов (Арчаның алтынчы мәктәбе)
2 урын – Әмир Әһлиуллин (Наласа)
3 урын – Альмир Гозәеров ( (Нурлат)
3 урын – Рамазан Гыйлаҗетдинов (Арчаның алтынчы мәктәбе)
40 кг:
1 урын – Арсений Афанасьев (Мари Иле)
2 урын – Руслан Әхмәтҗанов (Арчаның бишенче гимназиясе)
3 урын – Раяз Минуллин (Яңа Кырлай)
3 урын – Азат Фәхретдинов (Яшел Үзән)
45 кг:
1 урын – Салават Сөнгатуллин (Арча)
2 урын – Эдуард Минһаҗев (Лесхоз)
3 урын – Рүзәл Галимуллин (Балтач)
3 урын – Йосыф Латыйпов (Яшел Үзән)
50 кг:
1 урын – Ранил Фазылов (Казан, Ак Барс)
2 урын – Ильяр Мөхәммәтшин (Арча)
3 урын – Мәүлет Ибәтуллин (Кукмара)
3 урын – Ислам Әхмәтҗанов (Яр Чаллы)
55 кг:
1 урын – Әнгам Мөхетдинов (Наласа)
2 урын – Риназ Гарипов (Саба)
3 урын – Алмаз Гыйззәтуллин (Наласа)
3 урын – Салават Мәхмутов (Яр Чаллы)
60 кг:
1 урын – Ильяс Искәндәров (Арчаның алтынчы мәктәбе)
2 урын – Вәкил Әхмәтов (Лесхоз)
3 урын – Кәрим Габделхәев (Яшел Үзән)
3 урын – Айрат Байсакалов (Лаеш)
65 кг:
1 урын – Ислам Рәхимов (Биектау)
2 урын – Данил Галләмов (Арча педагогика көллияте)
3 урын – Азат Азамов (Кәче)
3 урын – Әмир Шәйхуллин (Яшел Үзән)
70 кг:
1 урын – Ислам Азизов (Казан-Авиа)
2 урын – Ранил Хәбибуллин (Арчаның алтынчы мәктәбе)
3 урын – Аяз Йосыпов (Балтач)
3 урын – Газинур Шиһапов (Лесхоз)
75 кг:
1 урын – Инзил Ильясов (Яшел Үзән)
2 урын – Фәнис Фәсхетдинов (Лесхоз)
3 урын – Альмир Мөхммәтҗанов (АПК)
3 урын – Данияр Садыйков (Казан-Зилант)
80 кг:
1 урын – Аяз Хәйретдинов (Балтач)
2 урын – Ислам Искәндәров (Арчаның алтынчы мәктәбе)
3 урын – Илшат Сафиуллин (Балтач)
3 урын – Камил Сәләхиев (Саба)
90 кг:
1 урын – Әмир Ганиев (Казан-Авиа)
2 урын – Илсаф Йосыпов (Лесхоз)
3 урын – Әмир Хәсәнов (Казан-Зилант)
3 урын – Ислам Ситдыйков (Арча педагогика көллияте)
Командалар арасында урыннар:
Арча районы мәктәпләре арасында:
1 урын – Арчаның алтынчы мәктәбе
2 урын – Лесхоз мәктәбе
3 урын – Наласа мәктәбе
Районнар арасында:
1 урын – Арча
2 урын – Мари Иле, Бәрәңге районы
3 урын – Биектау
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев