Арчада космос атналыгы кысаларында яшьләрне берләштергән фәнни ярышлар узды
Арча районында космосны үзләштерүнең 65 еллыгына багышланган укучылар өчен фәнни-техник юнәлештәге үзенчәлекле бәйге оештырылды.
Россиядә беренче тапкыр үткәрелә торган Космос атналыгы ил күләмендә киң колач алды. 6–12 апрель көннәрендә узучы әлеге чаралар комплексы фән, мәгариф һәм җәмгыять арасында багланышларны ныгытуга хезмәт итә. Космос темасына багышланган очрашулар, күргәзмәләр һәм форумнар белән беррәттән, төбәкләрдә дә укучылар катнашында гамәли чаралар үткәрелә.
Арча районында «Поехали!» дип исемләнгән ярышлар узды. Укучылар Сараенда узган әлеге чарада 60ка якын укучы катнашты. Алар пневморакеталар очыру буенча ике номинациядә – ераклыкка һәм төгәллеккә үз осталыкларын сынады.
Ярыш барышында укучыларның техник әзерлеге, исәпләү төгәллеге һәм практик күнекмәләре бәяләнде. Мондый форматтагы бәйгеләр балаларда фәнни кызыксынуны арттыру, мөстәкыйль фикерләүне үстерү һәм инженерлык һөнәрләренә игътибар җәлеп итү максатын күздә тота.
Иң югары күрсәткечкә Наласа мәктәбе укучысы Алисә Абдуллина иреште – аның ракета очышы 80 метрга җитте. Бу нәтиҗә чараның рекорды буларак билгеләнде.
Әлеге ярышлар космосны үзләштерүнең 65 еллыгына багышланган булуы белән дә әһәмиятле. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшь буынга фән һәм технологияләр өлкәсендәге казанышларны аңларга ярдәм итә, шулай ук киләчәккә юнәлеш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев