erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада кыш – сәламәт яшәү мохите: «Якты сәламәт кыш!» акциясе дәвам итә

Арча районы мәктәпләрендә гыйнвар аеннан “SаMоSтоятельные дети” республика антинаркотик проекты кысаларында «Якты сәламәт кыш!» акциясе тормышка ашырыла, ул балаларны кышкы чорда актив ялга һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүне максат итеп куя.

Сәламәт яшәү культурасы формалаштыру Арча районы мәгариф оешмалары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге бурычны системалы рәвештә гамәлгә ашыру максатыннан, мәктәпләрдә төрле профилактик һәм спорт чаралары даими үткәрелә, дип хәбәр итә Арча Укучылар Сарае.

Гыйнвар аеннан район мәктәпләре укучылары «Якты сәламәт кыш!» акциясендә актив катнаша. Чара республика күләмендә тормышка ашырылучы «SаMоSтоятельные дети» наркотикларга каршы проект кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – кыш айларының сәламәтлекне ныгыту, саф һавада хәрәкәтле ял итү һәм файдалы гадәтләр формалаштыру өчен уңай вакыт булуын күрсәтү.

Акция барышында укучылар чаңгы ярышларында катнаша, күңелле стартларда һәм спорт бәйгеләрендә катнаша тимераякта шуа. Мондый чаралар балаларның физик активлыгын арттыру белән беррәттән, коллективта аралашу күнекмәләрен ныгыта, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Проектта катнашучы укучылар үз үрнәкләре белән сәламәт тормыш рәвеше сайлауның заманча һәм әһәмиятле булуын раслый. Кышкы ялны файдалы итеп оештыру, начар гадәтләргә каршы тору, актив хәрәкәттә булу – болар барысы да үсеп килүче буынның имин киләчәген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

«Якты сәламәт кыш!» акциясе алга таба да дәвам итәчәк. Район халкын да кышкы чорны актив үткәрергә, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәтлекне ныгытырга чакырабыз. Сәламәт буын – җәмгыятьнең ышанычлы киләчәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев