erid:2VtzquqpS7d
Арчада кышкы каникулларда массакүләм шуу һәм бәйрәм чаралары
Арча яңалыклары

Арчада кышкы каникулларда массакүләм шуу һәм бәйрәм чаралары

«Арча-Арена» боз сараеның эш сәгатьләре һәм булачак чаралар

«Арча-Арена» боз сараенда Яңа ел һәм кышкы каникуллар чорында күптөрле күңел ачу чаралары планлаштырылган. Ялларда массакүләм шуу оештырылачак. 3 һәм 4 гыйнварда балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бәйрәмле чаралар узачак.

7 гыйнварда «Арча» командасының 2016–2017 елгы спортчылары белән берлектә күңелле стартлар үткәрү каралган.

8 гыйнварда тамашачыларны «Салкын йөрәк» исемле боз шоуы көтә. Чараларның күбесе кичке сәгатьләрдә узачак.

Фото боз сарае ВК төркеменнән алынды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев