erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арчада намуслы хезмәте белән танылган райондашлар хөрмәтләнде

28 августта Арча район Советы утырышында хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән райондашларга бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасына кертелгән хезмәткәрләр дә булды.

 

 

Район киңәшмәсендә 55 яшьлек юбилее уңаеннан һәм намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Гөлназ Нәҗип кызы Ахунова бүләкләнде. Ул Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасында исәп һәм хисап бүлегенең баш белгече булып эшли.

Арча район Советы утырышында Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасына кертелүчеләргә таныклыклар тапшырылды. Алар арасында Арча педагогика көллияте хезмәткәрләре — уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Надыр кызы Мусина, укытучылар Зөһрә Вәгыйз кызы Кәримова һәм Фәридә Габбас кызы Гайнетдинова бар иде.

Таныклыклар республиканың Электрон Мактау тактасына кертелүчеләргә тапшырылды

Шулай ук Электрон Мактау тактасына «ТехноАрск» ҖЧҖ генераль директоры Назыйм Нәбиулла улы Гатауллин, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаяз улы Сәфәров, Арча район Советының юридик мәсьәләләр бүлегенең баш белгече Ольга Геннадий кызы Митина кертелде.

Бу бүләкләр район тормышына үз өлешен керткән, хезмәтенә җаваплы караган кешеләрнең тырышлыгына бирелгән югары бәя булды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев