Арчада Нәүрүз бәйрәме узачак
Иртәгә, 21 мартта Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Арчда бәйрәм узачак. Милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйрәм программасы концерт, спорт ярышлары һәм халык уеннарын берләштерә.
Көн белән төн тигезләшкән көнне күңелле итеп Нәүрүз бәйрәмен уздыру Арчабызда матур бер традициягә әйләнде. Быел да 21 март көнне 11 сәгатьтә арчалыларны бай эчтәлекле бәйрәм програүмамы көтә. Чара Арча шәһәрендәге Үзәк стадионда узачак.
Бәйрәмнең төп максаты — милли гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга тапшыру һәм җәмгыятьтә мәдәни бердәмлекне ныгыту. Программада концерт номерлары белән беррәттән, халык уеннары һәм спорт ярышлары да каралган.
Катнашучыларны күңелле уеннар көтә. Алар арасында йомырка тәгәрәтү, капчык белән йөгерү, чиләк-көянтә белән кар ташу кебек ярышлар бар.
Шулай ук чарада чаңгычылар ярышы, таяк тартышу һәм аркан тартышу кебек спорт ярышлары да урын алган.
Бәйрәм кунаклары өчен кайнар чәй һәм бәйрәм символы — карга боткасы әзерләнәчәк.
Нәүрүз бәйрәме — ул табигатьнең яңарышын гына түгел, ә кешеләр арасындагы җылылык һәм татулыкны да гәүдәләндерә. Урта гасырлардан ук сакланып килгән бу күркәм традиция бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә, заманча шартларда яңа эчтәлек белән баетыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев