Фестивальдә татар халкының милли моңнары, җырлары һәм көйләре яңгырады.
Арчада милли гармун моңын саклауга һәм үстерүгә багышланган зур мәдәни чара - Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы һәм композитор Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды.
Чарага Татарстанның төрле районнарыннан, Казаннан, Киров шәһәреннән, Йошкар-Оладан һәм Башкортстан Республикасыннан иҗат коллективлары, Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Әтнә районнарыннан килгән милләттәшләребез чыгыш ясады. Район сәхнәсендә 50дән артык башкаручы бәйгедә катнашты.
Быел Рамил Курамшин исемендәге бәйге Арча районында унынчы тапкыр үткәрелде. Чарада катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.
«Арчаның һәр икенче кешесе гармунчы һәм җырчы...»
Мәдәният йорты сәхнәсендә бәйге өлеше тәмамланганнан соң, баянчылар һәм гармунчылар Арчаның үзәк паркына юл алды. Биредә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. Биредә татар көйләре яңгырады, милли моң тынмады, катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов та фестивальгә кушылып, гармунчылар белән беррәттән баянда уйнады.
«Арчаның һәр икенче кешесе гармунчы һәм җырчы. Шуңа да без бу бәйгене уздырмый кала алмыйбыз. Килгән кунакларга, катнашучыларга бик зур рәхмәт. Киләсе елларга ул тагын да масштаблырак узар дип планлаштырабыз», – диде ул.
Үзәк парктан мәдәният йортына таба барлык баянчылар һәм гармунчылар катнашында җыр-моңлы парад узды. Аны Алмаз Хисаметдинов җитәкләде.
Гала-концерт
Бәйге нәтиҗәсе һәм фестивальнең йомгаклау өлеше буларак ахырдан гала-концерт узды. Аны Рамил Курамшинның якын дусты Буа районыннан Фәрит Садиев дустына багышлап язган җыр белән башлап җибәрде.
«Бу чара безнең халкыбызны, милләтебезне күтәрү. Барыгызга да рәхмәт. Монда катнашучы балаларда, яшьләрдә булган ялкын сүнмәсен иде», – дип төгәлләде чыгышын.
Концерт бәйге барышындагы иң яхшы чыгышлардан һәм лауреатларны котлаулардан торды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Рамил Курамшин исемендәге төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале тагын бер тапкыр төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләрне бер мәйданга җыйды. Мондый мәдәни очрашулар татар халкының милли традицияләрен саклауга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм яшь башкаручыларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирүгә хезмәт итә.
Нет комментариев