erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада республика һәм шәһәр көнен билгеләп үттеләр

Арчалар өчен махсус кунак – Ринат Рахматуллин чыгыш ясады

Бүген Арча стадионында республика һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Арчада бүген икеләтә бәйрәм – бай тарихлы, милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче районыбыз быел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Райондашларыбызны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Гатиятов котлады.

“Арча районы нык адымнар белән алга бара, – диде ул. – Эшләнгән эшләр күп, районыбыз халкы бик тырыш, булдыклы. Районда башкарылган эшләрнең барысы да сезнең белән бергә эшләнгән эшләр. Кайсы гына өлкәне алсак та – төзелешме, авыл хуҗалыгымы, сәнәгатьме, мәдниятмы, мәгарифме – барлык өлкәләрдә дә уңышларыбыз бик күп. Шул ук вакытта әле эшлисе эшләр дә байтак. Бүген без махсус хәрби опрерация чорында яшибез. Егетләребезгә бик күп ярдәм кирәк. Районыбыз халкы берләшеп, шушы ярдәмне оештыруга үзеннән зур өлеш кертә. Ай саен берничә машина гуманитар йөк җибәрәбез. Киләсе атнада тагын өч машина китәргә тиеш. Егетләр исеменнән дә барыгызга да бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә бергә-бергә районыбызны үстерергә язсын”.

Махсус хәрби операциядә катнашучы кыю егетләребез яу кырында батырлык үрнәкләре күрсәтсә, тынгы белмәс волонтерларыбыз җиңүне якынайту өчен тылда зур көч куя. Алар хәрбиләргә ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ә үз катнашулары белән илебезнең җиңүен якынайта. Бәйрәмдә волонтерларга рәхмәт сүзләре белән бергә совет һәм Россия хәрби начальнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәевның 100 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды. Әлеге бүләккә Юлия Гайнетдинова, Илнур Яруллин, Гөлия Гарифҗанова, Денис Петров, Тәүфыйк Галимов, Рөстәм Фазылҗанов, Нияз Исмәгыйлев лаек булды.

Бәйрәм район үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Дамир Гасыймов, Сөмбел Заһидуллина, Фидәрис – Рузалия Мортазиннар, Алмаз Хаҗиев, Адилә Нотфуллина, Расих Галимҗанов белән бергә Арча сәхнәсен махсус кунак Ринат Рахматуллин гөрләтте. Ә алып баручылар Данис Гайфуллин белән Лия Ильина үзләренә генә хас булган осталык белән бәйрәмне онытылмаслык итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев