erid:2VtzquqpS7d
Арчада Россия көне алдыннан яшүсмерләргә паспорт бирелде
Арча яңалыклары

Арчада Россия көне алдыннан яшүсмерләргә паспорт бирелде

Россия көне алдыннан яшүсмерләргә паспорт бирү бәйрәме Арчада традициягә әйләнде. Быел да 6 егет һәм кыз кулларына тәүге документларын тантаналы шартларда алды.

Паспорт алуны балачактан олы тормышка күчү белән тиңләп була. Чөнки паспортлы булгач, бурычларың, җаваплылыгың арта, бер башка үсеп, өлкәнәеп киткәндәй буласың.

Яшүсмерләргә тәүге документларын Арча муниципаль районының иҗтимагый Совет рәисе, Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча Арча районындагы вәкиле Надия Мифтахетдинова һәм Россиядәге Беренчеләр Хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Лия Ильина кулыннан алу насыйп булды. Паспорт белән бергә алар тәүге документларының тышына һәм «Тарихны саклаучылар» значогына ия булды.

Бәйрәмне Әнвәр Хәлфин, Ранел Гаптелбәров, Әминә Йосыпова башкаруындагы җырлар ямьләде.


Нет комментариев