erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада Россия көне уңаеннан велосипедта йөрделәр

11 июнь көнне велосипедта йөрергә яратучылар өчен Арча буенча махсус маршрут билгеләнде

Россия көне уңаеннан районыбызда велосипедларда йөрү оештырылды. Бу традицион чара быел 10нчы тапкыр узды. Бирегә спортка битараф булмыйчаулар җыела һәм Арча буйлап сәяхәткә чыгалар.

Быел да 50дән артык райондашыбыз билгеләнгән маршрут буенча велосипедларда йөрде. Спортчылар Арчаның спорт комплексы каршына җыелып, теркәлү уздылар. Велойөрү Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның бәйрәм котлавы белән башланды.

- Хөрмәтле хезмәттәшләр, райондашлар, ел да уздырылучы шушы матур чарага битараф булмавыгыз өчен, сәламәт тормыш рәвеше алып баруыгыз өчен зур рәхмәт. Барыбыз да исән-имин генә Арчабыз буйлап йөреп кайтыйк, – диде ул.

Велосипедчылар беренче итеп тимер юл вокзалына юл тотты. Аннан соң үзәк стадион аша Көнчыгыш бистәнең Шаляпин урамына чыктылар. Сәяхәтне Зур урам буйлап дәвам итеп, спортчылар Арчаның 5нче гимназиясе каршында тукталыш ясады. Финиш район мәдәният йорты каршында булды. 

Соңгы тукталышта велосипедчыларны тәмле коймак, кайнар чәй әзерләп торучылар һәм концерт программасы каршы алды. 

Башка еллардан аермалы буларак, быел спорт мәктәбе тарафыннан тәкъдим ителгән велосипедларда да йөрергә мөмкин иде. Чараны оештыручыларның берсе районның ФОРПОСТ җитәкчесе Искәндәр Хөсәенов белән сөйләштек.

«Узган ел откан «Арчавел» исемле грант быел тормышка ашырыла. Бүгенге чара да шул исәптән оештырылды. Велосипеды булмаучыларга велосипедлар тәкъдим ителде, финишта чәйләр белән сыйладык. Мондый велойөрүләр июнь аенда әле тагын ике тапкыр булачак. 22 һәм 27 июнь көннәрендә оештырырга планлаштырабыз. Шартлары алдан хәбәр ителәчәк», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев