Арчада самокат катнашындагы юл һәлакәтендә ике бала зыян күрде
Юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген искә төшерәбез. Балигъ булмаган балаларның шәхси мобильлек чараларын (электросамокатларны) кулланганда хәвефсезлек таләпләрен үтәү аеруча әһәмиятле.
16 июньдә көндезге икенче егерме минутта Арча станциясендә, Мостовая урамы, 22 нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте була.
1979 елгы хатын-кыз идарә иткән Ford Fusion автомобиле Заречная урамы буйлап Мостовая урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, РФ ЮХИДИ кагыйдәләренең 13.9 пункты таләпләрен бозып, өстенлекле юлдан килгән транспортка юл бирми һәм KugooKirin M4 Pro маркалы электросамокат белән бәрелешә.
Электросамокат белән 2013 елгы бала идарә иткән. Ул РФ ЮХИДИ кагыйдәләренең 24.3 һәм 24.8 пунктларын бозып, машина йөри торган урыннан хәрәкәт иткән һәм конструкциясе буенча пассажир йөртү каралмаган самокатта тагын бер баланы утырып барган.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә электросамокат белән идарә иткән бала да, пассажиры да тән җәрәхәтләре ала, Арча үзәк район хастаханәсенә китерелә, ярдәм күрсәтелгәннән соң өйләренә җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев