Арчада Татарстанның Баш ветеринария идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды
23 гыйнварда Арчада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2025 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар, 2026 елга бурычлар билгеләделәр.
Утырышта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Луковнин, Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдән, шул исәптән Татарстан Республикасы ветеринария һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Кунакларны Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәбрикләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика ветеринарлары эшчәнлеген уңай бәяләде, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Утырышта катнашучылар районның каты көнкүреш калдыклары полигонында яңа ачылган биологик калдыклар пунктын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев